news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 30 сентябрьдә Казан базарларында традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Анда шәһәр халкы кышка яшелчә, бәрәңге һәм башка азык-төлек туплап кала ала. Бүген бу хакта сүз ТР “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткән матбугат конференциясендә барды. Журналистларның сорауларына “Татпотребсоюз” рәисе урынбасары Рашат Шәймәрданов җавап бирде.

Аның сүзләренчә, бу көнне Казан базарларына республиканың барлык районнарындагы“Татпотребсоюз” структур бүлекчәләре үз продукциясен китерәчәк. Татарстан башкаласы халкы бәрәңге, яшелчә, ит, ашлык, сөт продукциясе, ярмалар һәм башка азык-төлек ала алачак. Ярминкәләр Өлкәннәр көненә багышланган декада алдыннан узу сәбәпле, Казанның барлык базарларында өлкән кешеләр өчен хәйрия ашлары оештырылачак.

Мәскәү базарында - республиканың 15, ә Идел буе базарында 10-12 районыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз продукцияләре белән сәүдә итәчәк. Киров районы базарында казанлылар өчен яшелчә һәм азык-төлекне – 7-8, ә Совет районы базарында 5 район тәкъдим итәчәк. Яңа Савин районы базарына авыл хуҗалыгы тауарларын республиканың 10 районыннан китерәчәкләр. Р.Шәймәрданов хәбәр иткәнчә, тауар җибәрү райондагы халык санына түгел, ә кулланучылар ихтыяҗыннан чыгып билгеләнәчәк. Бу “Татпотребсоюз” белгечләре тарафыннан ярминкәләр үткәрү алдыннан өйрәнелгән. Кышка яшелчә һәм продуктларның төп запасларын нәкъ менә ярминкәләрдә туплый икән шәһәрлеләр. Бәяләргә килгәндә, Р.Шәймәрданов ышандырганча, алар барлык сатып алучылар өчен дә кулай булачак. Әйтик, бәрәңгене 3,50-4 сум, ә итне 100-120 сумга алырга мөмкин булачак.

Ярминкәләр иртәнге алтыдан эшләячәк, чөнки “Татпотребсоюз” эшчеләре авыл хуҗалыгы продукциясен әле кичтән үк китерә. Сүз уңаенда, бу көнен сатып алучыларның күңелен үзешчән артистлар күтәрәчәк. Казанның барлык базарларында концерт мәйданчыклары оештыру планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100