Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре сезоны дәвам итә
Авыл хуҗалыгы продукциясе Татарстан башкаласының барлык районнарында да сатылачак.
(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 20 октябрьдә, Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу хакта ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәһәр территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясе белән сәүдә итү 15 мәйданчыкта оештырыла. Аерым алганда, Авиатөзелеш районында ярминкәләр Беломорская һәм Гудованцев урамнары чатында, шулай ук Ленинград урамында урнашкан «Бәхетле» гипермаркеты каршында узачак.
Вахитов районында ярминкә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында (Кәрим Тинчурин паркы каршында) оештырыла. Мәскәү районында авыл хуҗалыгы продукциясен Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта сатып алырга мөмкин булачак.
Киров районында яшәүчеләр Батыршин урамындагы 20нче йорт каршында һәм «Ягодная Слобода» сәүдә үзәге (Кызыл Кокшай урамы, 150/2) янында оештырылган ярминкәләргә рәхим итә ала. Юдино бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе Тимерьюлчылар Мәдәният сарае янында узачак.
Яңа Савин районында ярминкәләр Академик Лаврентьев урамындагы 10нчы йорт һәм Ямашев проспектындагы «Бәхетле» гипермаркеты каршында оештырыла.
Идел буе районында исә авыл хуҗалыгы продукциясе «Проспект» сәүдә үзәге (Җиңү проспекты, 50а) янында һәм Юлиус Фучик урамындагы 72нче йорт каршындагы мәйданчыкта сатылачак.
Совет районында ярминкәләр «Казан» агросәнәгать паркында, Юлиус Фучик һәм Ломжа урамнары чатында, шулай ук Липатов урамындагы 7нче йорт һәм Зәкиев урамындагы 12нче йорт янында үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз