news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре махсус корылган җиде мәйданчыкта узачак

14 гыйнвардан авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыру дәвам итәчәк.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанда 14 гыйнвардан авыл хуҗалыгы ярминкәләрен уздыру дәвам итәчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен сату гадәттәге урыннарда түгел, махсус корылган җиде мәйданчыкта узачак, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге мәйданчыклар Юлиус Фучик урамы 64 нче йорт, Липатов урамы 7 нче йорт, Зәкиев урамы 12 нче йорт, Дементьев урамы 7 нче йорт, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Батыршин урамы 20 нче йорт, Лаврентьев урамы 10 нчы йорт адреслары буенча урнашкан.

Чатырлы ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен һәр көнне 7.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100