news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре бу шимбәдә дә уздырыла

Ярминкәгә Татарстан районнары үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен алып килә.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). 27 октябрьдә Казанда, Чаллыда, шулай ук Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда ярминкәләр -  Совет районында «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграр ур., 2) ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7) (Әлки районы);

«Казан» агросәнәгать паркында (Нурлат, Саба, Аксубай һәм Кукмара районнары);

Яңа Савин районында - «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а) (Югары Ослан һәм Кайбыч районнары);

Авиатөзелеш районындагы «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27) (Биектау районы) уздырыла.

Киров районында ярминкә өч мәйданчыкта узачак. Батыршин урамындагы 20нче йорт каршында - (Буа районы), «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта (Кызыл Кокшай ур., 152/2) (Кама Тамагы районы). Юдино бистәсендә - Тимерьюлчылар Мәдәният йорты каршында (Юдино бистәсе, Ильич ур., 1, к.1).

Вахитов районында - Кәрим Тинчурин исемендәге парк каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чаты) (Әтнә районы);

Идел буе районында - «Проспект» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 50а) (Лаеш районы);

Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта (Шамил Усманов ур., 1) (Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге, «Яратель» кошчылык фабрикасы, «Казан тегермәне» ҖЧҖ, «Буа шикәре» ҖЧҖ, «Майский» ТК ҖЧҖ һәм «РАЦИН» АҖ вәкилләре) үткәрелә.

Моннан тыш, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә «Яңа Тура» технополисы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясен сату оештырыла.

Чаллыда ярминкәләр 3 мәйданчыкта узачак: Габдулла Тукай яр буе урамында, 16 («Төзүче» стадионы), «Южный» агросәнәгать паркында (Әхмәтшин ур., 115) һәм Ипподром территориясендә (Автозавод районы, Чулман проспекты).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100