news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен өстәмә мәйданчыклар булдырыла

Бу мәйданчыкларда сатыла торган продукцияне иртәнге сәгать 7дән төш уртасына кадәр алырга була.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”). Казанда һәркөн “чатыр корылган” 7 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре уза. Гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча 2017 елның 11 февраленнән башлап шимбә көннәрдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен өстәмә урыннар оештырыла башлады. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда “чатыр корылган” 7 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләренең сәүдә нокталары түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Юлиус Фучик урамы 72, Липатов урамы 7, Зәкиев урамы 12, Деметьев урамы 7, Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Батыршин урамы 20, Лаврентьев урамы 10.

Гражданнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча 2017 елның 11 февраленнән башлап, шимбә көннәрдә авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен өстәмә урыннар оештырыла. Болар: Чехов базары артында Достоевский урамы буенча, Кызыл Кокшай (Краснококшай) урамы150/2 (“Җиләкле бистә” сәүдә комплексы янында) һәм Юдино бистәсендә, Ильич урамы 1 адресы буенча (Тимерюлчылар мәдәният йорты алдында) м.

Бу мәйданчыкларда сатыла торган продукцияне 7.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр алырга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100