news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган ярминкәләр һәм күргәзмә уза

«Казан» агросәнәгать паркында бакча участокларыннан продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителәчәк, мастер-класслар узачак.

Казанда Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган ярминкәләр һәм күргәзмә уза
архив

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган ярминкәләр һәм күргәзмә узачак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Киңәшмәдә чыгыш ясап, Марат Җәббаров бүген «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә «Бакчачы көне» күргәзмәсе узачагын билгеләп үтте. Бу мәйданчыкта республика бакчачылары бәйрәме икенче тапкыр үткәрелә.

«Күргәзмәдә бакча участокларыннан продукциянең киң ассортименты тәкъдим ителә, җиләк-җимеш культуралары утырту буенча мастер-класслар оештырыла», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы вазифаларын башкаручы. 

Шулай ук бүген республикада традицион булган авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза, дип хәбәр итте ул. «Моның өчен Казанда 15 мәйданчык, Чаллыда һәм Яшел Үзән районында – икешәр ноктада урыннар билгеле», – диде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы.

Марат Җәббаров, профильле министрлык тарафыннан оештырылган азык-төлек товарларын сату буенча көзге ярминкәләр агымдагы елның 28 декабренә кадәр атна саен шимбә көнне үткәреләчәк, дип искәртте.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100