news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда авыл хуҗалыгы кооперацияләре буенча Бөтенроссия конференциясе була

Чараның төп оештыручысы - Россиянең крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе

(Казан, 1 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). 4 һәм 5 декабрь көннәрендә Казанда “Кулланучыларның авыл хуҗалыгы кооперативлары: тәҗрибә, проблемалар, тәкъдимнәр” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.

Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясеннән хәбәр иттеләр.

Чараның төп оештыручысы - Россиянең крестьяннар (фермерлар) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе (АККОР). Конференциядә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе вәкилләре катнашуы көтелә.

Оештыручылар сүзләренчә, чараның Татарстанда уздыруның сәбәбе - республикада авыл хуҗалыгы кооперативларының азык-төлек продуктларын җитештерү һәм эшкәртүдә уңышлы эшләвендә.

4 декабрьдә конференциядә катнашучылар Татарстанның Питрәч районында “Ватан” КФХсында сөт җитештерү процессы белән танышачак. Шул ук көнне Яшел Үзән районындагы кош ите үстереп җитештерү белән шөгыльләнүче “Индейка” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшчәнлеген күздән кичерү планлаштырыла.

Катнашучылар 5 декабрьдә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының киләчәк перспективалары хакында фикер алышачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot