news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак.

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр. Теннис академиясендә аграр тармак хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләр дип көтелә.

Бу минутларда төрле районнардан авыл хуҗалыклары рәисләре, җитештерүче предприятие хезмәткәрләре, комбайнчылар, механизаторлар һәм башкалар җыела.

2017 елда иген игүчеләр 5 млн тонна икмәк җыеп алды. 1,4 млн тонна бәрәңге, 400 мең тоннадан артык яшелчә, 2,8 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алу ниятләнә. Үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча алдынгы районнардан Зәй, Буа, Сарман, Тәтеш, Актаныш, Нурлат, Балык Бистәсе, Кукмара, Әтнә, Саба, Балтач, Мамадыш, Әлки мактауга лаек.

Тантанада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнаша.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot