news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда автозаправкалар буйлап рейд узды

Бүгенге көндә Татарстанда 823 теркәлгән автозаправка бар

(Казан, 4 декабрь, “Татар–информ”, Артур Еникеев). Бүген ТР ягулык–энергетика ресурсларын рациональ файдалануны тәэмин итү идарәсе Казан автозаправкаларында сыйфатны контрольдә тоту буенча традицион рейд үткәрде.
Әлеге идарәнең сыйфат һәм сертификатлаштыруны тәэмин итү бүлеге башлыгы Шамил Гомәровның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанда 823 теркәлгән автозаправка бар. Аларның һәркайсыннан аккредитация узган лабораторияләрдә сынау өчен барлык төрдәге икешәр литр ягулык алыначак. Ай дәвамында 600 проба алу һәм материалларны ТР Министрлар Кабинетына тәкъдим итү күздә тотыла.
Агымдагы елның 10 аенда ТР ягулык–энергетика ресурсларын рациональ файдалануны тәэмин итү идарәсе 2031 бензин пробасын алган, аларның 65 е сыйфатсыз булып чыккан, ягъни норматив документ таләпләренә җавап бирмиләр.
Әгәр кулланучының бензинның сыйфатына карата дәгъвасы булса, шул ук көнне ТР ягулык–энергетика ресурсларын рациональ файдалануны тәэмин итү идарәсенең кайнар линия телефонына (295–26–57) шалтыратырга кирәк.




news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100