news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автосалон янындагы сазлыкта билгесез ир-ат мәете табылган

Казанның Мусин урамындагы автосалоннан ерак түгел сазлыкта билгесез ир-ат мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ир-ат мәетен узып баручы күреп алган, ул ашыгыч хезмәтләргә хәбәр иткән. Чакыру буенча килгән коткаручылар мәетне сулыктан чыгарган, ул ярдан өч метр ераклыкта булган. Беренчел версия буенча, ир-ат ярдан суга егылып төшкән.

Һәлак булучының мәетен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot