news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автомобильне йорт янына куйган өчен аренда түләве ала башларга мөмкиннәр

Бу хакта башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте

(Казан, 18 ноябрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Казанда автомобильне йорт янына куйган өчен аренда түләве ала башларга мөмкиннәр. Бүген шәһәр объектлары белән танышу барышында башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин журналистларга әнә шул хакта хәбәр итте.
Рөстәм Нигъмәтуллин Яңа Савин районы хакимияте башлыгы Тимур Алибаев белән бергә күптән түгел Четаев урамында файдалануга тапшырылган күп катлы парковканың эш принциплары белән танышты.
1998 елда Казанда автомобильләрнең саны 100 мең берәмлектән артып китә. 2008 елда 260 мең машина теркәлә. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 270 мең автотранспорт исәпләнә. Фаразлар буенча, агымдагы ел ахырына шәхси автотранспортның саны 280 меңгә җитәргә мөмкин.
Шәһәрдә парковкалар белән тәэмин ителеш тиешле норманың 60 процентын гына тәшкил итә. Шәһәрдә 160 меңгә якын машина кую урыны бар. Калган автомобильләрне хуҗалары торак йортлар янындагы төнге стоянкага яки тиешле булмаган урыннарга куя.
Әлеге проблеманы хәл итү максатыннан шәһәр хакимиятләре күп катлы автопарковкалар төзүне күздә тоткан махсус программа эшләде. Әлеге мәсьәләне Р.Нигъмәтуллин шәхси контрольдә тота. Бүгенге көндә шәһәрдә 30 га якын мәйданчык билгеләнгән, аларда күп катлы машина кую урыннары төзелергә тиеш. Р.Нигъмәтуллин журналистлар белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, кызганыча күрә, күп кенә җир кишәрлекләре буш торуын дәвам итә. Бары тик аерым инвесторларның тырышлыгы аркасында гына йөк урыныннан кузгала.
Четаев урамындагы автопарковка 1000 урынга исәпләнгән. Әлеге корылманың беренче ике катын автопарковка били, анда автомобильләрне кую өчен урыннар аренда шартларында тәкъдим ителәчәк. Калган катларда гаражлар урнашкан, аларның бер өлешен якын–тирә йортларда яшәүчеләр сатып алган инде. Бер гаражның бәясе 350 мең сум тора.
Киләчәктә күп катлы автопарковка Чистай урамында калкып чыгачак. Хәзерге вакытта әлеге проектны эшләү төгәлләнеп килә. Шундый ук автокомплекс Воровский, Габишев һәм башка урамнарда төзеләчәк.
Р.Нигъмәтуллин машина кую урыннарының закон базасына игътибар юнәлтте. Бүгенге көндә Казанда автомобильне торак йорт янында калдырган өчен аренда түләве каралмаган, шул ук вакытта чит илләрдә закон тарафыннан бәяләр реестры гамәлгә кертелгән. Казан башкарма комитеты хезмәткәрләре ТР Юстиция министрлыгы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә әлеге мәсьәләне, аренда түләвен гамәлгә кертү турында тиешле документ кабул итү өчен республика Дәүләт Советы каравына тәкъдим итәргә ниятли, диде Р.Нигъмәтуллин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100