news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автомобиль ягулыгы бәяләре үзгәрешсез калды

Бездәге регуляр маркалы бензин Идел буенда иң арзанлысы булып кала бирә

(Казан, 3 май, “Татар-информ”). Узган бер атнада Казанда автомобиль ягулыгы бәяләре үзгәрешсез калды. А-76 (АИ-80) маркалы бензинның литры уртача 24 сум 95 тиен, регуляр маркалысы- 25 сум 78 тиен, премиум маркалысы – 28 сум 18 тиен, дизель ягулыгы бәясе уртача 27 сум 77 тиен дәрәҗәсендә саклана.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, Казандагы регуляр маркалы бензин Идел буенда иң арзанлысы булып кала бирә. Калган төр очсызлы ягулык - Саратов, Оренбург һәм Самарада. Литры уртача 23 сум 40 тиен торган арзанлы А-76 (АИ-80) ле бензин – Саратовта, литры уртача 27 сум 84 тиен булган арзанлы премиум маркалы бензин – Оренбургта. 27 сум 70 тиенлек арзанлы дизель ягулыгы һаман да Самарада сатыла.
Округта иң кыйммәтле А-76 лы бензин (литры 25 сум 73 тиен) белән дизель ягулыгы(литры уртача 28 сум 53 тиен) – Саранскида, регуляр (26 сум 80 тиен) һәм премиум маркалы (28 сум 81 тиен) бензинның кыйммәтлесе – Саратовта теркәлгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot