news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автомобиль чокырга төшеп киткән

Шаһитлар әйтүенчә, шофер тәүлекнең караңгы вакытында чокырны күрми калган булуы мөмкин.

Казанда автомобиль чокырга төшеп киткән
шаһитлар фотосы

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Чистай урамында Стамбул скверы янында автомобиль чокырга төшкән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәтләренең шаһитлары.

Шаһитлар әйтүенчә, шофер тәүлекнең караңгы вакытында чокырны күрми калган булуы мөмкин. Автомобильне чокырдан тартып чыгаралар, аның алгы бамперы изелгән.

Хәзерге вакытта агентлык машина йөртүченең хәле турында тулырак мәгълүмат ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot