news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автомобиль автобуска бәрелгән һәм яна башлаган

Автомобиль йөртүчесе, автобус пассажирлары һәм йөртүче зыян күрмәгән.

(Казан, 20 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанда җиңел автомобиль автобуска бәрелгәннән соң яна башлаган.

Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте бүген көндез Мамадыш трактында күпер астында булган. Автобуска килеп бәрелгәннән соң, Renault автомобиленә ут капкан.

Һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килгән һәм янгынны сүндергән. Автомобиль йөртүчесе, автобус пассажирлары һәм йөртүче зыян күрмәгән.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot