news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автомобиль аккумуляторлары урлау белән шөгыльләнгән каракларны тотканнар

Хокук сакчылары фаразлавынча, караклар барлыгы тугыз эпизодта гаепләнә.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Казанда автомобиль аккумуляторлары урлау белән шөгыльләнгән каракларны тотканнар. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ноябрь аенда автомобиль хуҗалары Казан полицейскийларына үз машиналарының аккумулятор батареялары югалуы турында мөрәҗәгать иткән.

Зыян күрүчеләрне сораштырганнан соң полицейскийлар барлык очракларның да бер-берсенә охшаш булуына игътибар иткән. Аерым алганда, капотлары җиңел ачыла торган автомобильләрнең аккумуляторларын урлаганнар, бары тик кич белән генә эш иткәннәр.

Әйтик, ноябрь уртасында «Хендэ» автомобиленнән ике аккумулятор урлаганнар.

Барлык мәгълүматларга анализ ясаганнан соң, хокук сакчылары Казанда яшәүче 21 яшьлек ике егетнең эзенә төшкән. Аларны яшәү урыны буенча тоткарлаганнар. Хокук сакчылары фаразлавынча, караклар барлыгы тугыз эпизодта гаепләнә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot