news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автоледи юл-транспорт һәлакәтендә борынын сындырган

Бүген иртән Минск урамындагы 12нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булды.

Казанда автоледи юл-транспорт һәлакәтендә борынын сындырган
кадр из видео

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ»). Машина йөртүче кыз Казанда ике чит ил машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтендә борынын сындырган. Бу хакта «Татар-информ»га Шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 8.40 сәгатьтә Минск урамындагы 12нче йорт каршында ике автомобиль – "ДЭУ" һәм "Хонда" бәрелеште», – диделәр ЮХИДИдә.

Авариядә «ДЭУ»ны йөртүче кыз күпсанлы имгәнүләр алган. «Ашыгыч ярдәм» табиблары зыян күрүченең баш мие селкенүе һәм борыны сынуы турында әйткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100