news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автоледи, каршы як полосага чыгып, дүрт машинаны һәм бер ир-атны бәрдергән

Кичә кич Мәүлетов урамында булган авария нәтиҗәсендә җәяүле аягын имгәткән.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ»). Казанда автоледи, каршы як полосага чыгып, дүрт машинаны һәм бер ир-атны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Авария кичә кичке сигезенчеләр киткәч, Мәүлетов урамындагы 48нче йорт каршында булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, «Сузуки» автомобиленең 26 яшьлек йөртүчесе идарәсен югалткан һәм машина, каршы як полосага чыгып, юл читендә торган «Шкода»га килеп бәрелгән һәм шуның янындагы 44 яшьлек ир-атны таптаткан. Шуннан соң япон автомобиле янәшәдәге «Санг Йонг», «КИА» һәм «Форд» машиналарына килеп сыланган.

Авария нәтиҗәсендә җәяүле аягын имгәткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100