Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда автоинспекторлар янгын чыккан күпкатлы йорттагы хатын-кызны коткарган
Казанда автоинспекторлар 51 яшьлек хатын-кызга Айдаров урамында урнашкан йорттагы янгын чыккан фатирдан чыгарга ярдәм иткән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре шәһәрне патрульләгән чакта тугызынчы каттагы фатир тәрәзәсендә төтен һәм ачык ут күреп алган. Алар янгын турында хәбәр иткән һәм ут чыккан фатирга менгән. Биредә алар фатирның хуҗасын – 51 яшьлек хатын-кызны тапкан. Ул, сөрем газы иснәп, мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмаслык хәлдә булган.
Полиция хезмәткәрләре аңа урамга чыгарга ярдәм иткән һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырган. Шуннан соң инспекторлар йорттагы фатирларны йөреп чыккан һәм кешеләрне куркыныч турында кисәткән.
Янгын сүндерүчеләр оператив рәвештә утны сүндергән, йортта яшәүчеләр арасында башка зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз