news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автоинспекторлар тротуардан йөргән машина йөртүчене тоткан

Кичә Казанда автоинспекторлар социаль челтәрләрдә бер машина йөртүче Оренбург тракты урамында тротуар буйлап барган видеоязмага тап булган.

Кич белән, 4 июньдә, шул ук машина Җиңү проспектындагы йортларның берсе каршында автобус полосасыннан хәрәкәт иткән.

Автоинспекторлар KIA автомобиле руле артында Питрәч районында яшәүче 21 яшьлек ир-егет булуын ачыклаган. Егет гаебен таныган.

Аңа карата машина белән куркыныч идарә иткән, тротуардан һәм автобус полосасыннан йөргән, ОСАГО полисы булмаган өчен административ материаллар төзегәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot