news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автоинспекторлар тонировкалы автомобильләрне туктата

Юл-патруль хезмәте инспекторлары аеруча автомобильләрнең алгы ян тәрәзәләре тонировкасына игътибар итә.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Регина Шәфиева). Казанда Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тонировкалы автомобильләрне туктата.

Тәрәзәләре караңгылатылган автомобильләр белән идарә итүчеләрне ачыклау өчен Казанның 16 урынында махсус рейд оештырылды.

Юл-патруль хезмәте инспекторлары моңа кадәр дә автомобильнең алгы ян тәрәзәсен тонировкалаган өчен штрафка тартылган йөртүчеләрне аеруча җентекләп тикшерәчәк. Аларга карата административ беркетмәләр төзеләчәк.

Әгәр машина йөртүчене бу төр хокук бозган өчен ел дәвамында икенче тапкыр туктаталар икән, аны 15 тәүлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot