news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автоинспекторлар рульгә ялган «права» белән утырган мәктәп укучысын тоткан

Дүшәмбе көнне, 1 августта, төнге сәгать өчтә автоинспекторлар Дементьев урамында Hyundai автомобилен туктаткан. Шофер аларга ялган машина йөртү таныклыгы күрсәткән. ЮХИДИ инспекторлары соңрак ачыклаганча, рульдә 16 яшьлек үсмер булган.

Ул таныклыкны таныш түгел кешедән сатып алуын әйткән. Урынга үсмернең әтисен чакыртканнар. Кагыйдә бозучыга карата автомобиль белән «правасыз» идарә иткән өчен беркетмә төзегәннәр. Машинаны махсус стоянкага урнаштырганнар. Моннан тыш, балигъ булмаган балалар эшләре буенча хезмәткәрләр дә ата-ана үз вазифасын тиешенчә үтәмәгән һәм балигъ булмаган баланың кичке уннан соң урамда өлкәннәрдән башка гына йөргәне өчен материал тутырган.

«Теләсә кайсы ата-ана балалар юл һәлакәтенә очраклы рәвештә эләгә дип уйлый һәм монда үзен түгел, ә теләсә кемне гаепли. Хөрмәтле ата-аналар, әгәр бала рульгә утырган икән, моңа бары тик Сез генә гаепле, чөнки аның өчен җаваплылык тулысынча Сезнең өстә», - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ юл-патруль хезмәте полкы командиры Михаил Савин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100