news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автоинспекторлар 13 яшьлек мәктәп укучысын питбайкта тотканнар

Питбайкта барган 13 яшьлек кызны юл-патруль хезмәте инспекторлары туктаткан. Гадәттән тыш хәл Казанның Юдино бистәсендә булган, дип хәбәр иттеләр шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.

Кыз һәм аның законлы вәкиле белән әңгәмә уздырганнар, питбайкны штрафстоянкага җибәргәннәр. Әлеге факт буенча төзелгән материаллар территориаль полиция бүлегенә һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча район комиссиясенә җибәреләчәк.

Моңа кадәр Нурлатта яшәүче 41 яшьлек хатын 16 яшьлек улына мотоцикл сатып алган өчен хөкем ителгән иде. Яшүсмер руль артына утырып юл-транспорт һәлакәтенә очраган һәм җәрәхәтләр алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot