news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автобуста хатын-кыз умырткасын имгәткән

Хәзер аңа озак вакыт дәваланырга һәм тернәкләндерү курсы үтәргә туры киләчәк.

(Казан, 2 апрель, «Татар-информ»). Казанда 56 яшьлек хатын-кыз кызыл автобуста егылып умыртка баганасын имгәткән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтеннән.

Әлеге вакыйга кичә Копылов урамындагы 1нче йорт янында булган. 56 яшьлек хатын-кыз салонда егылып, аркасы белән бик каты бәрелгән.

Нәтиҗәдә, зыян күрүче төрле тән җәрәхәтләре алган. Хәзер аңа озак вакыт дәваланырга һәм тернәкләндерү курсы үтәргә туры киләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100