news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автобусның внедорожник белән бәрелешү мизгеле видеога эләккән

Видеога Казан үзәгендә автобусның джип белән бәрелешү мизгеле эләккән.

«Татар-информ» элек башкаланың Таҗи Гыйззәт урамында внедорожникның 10нчы автобус белән бәрелешкәнлеген хәбәр иткән иде. Беренчел мәгълүматлар буенча, Кытай внедорожнигы йөртүчесе светофорның тыю сигналы вакытында чыгып китмәкче булган.

Юл-транспорт һәлакәтендә автобус йөртүчесе зыян күрә, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Хәзерге вакытта табиблар джиптагы хатын-кыз пассажирның сәламәтлеген тикшерәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100