Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда автобусларда татар һәм рус телләрендә аудиогидлар һәм плакатлар барлыкка киләчәк
30 августта Шәһәр көнендә Казанда берьюлы дүрт автобус маршрутында яңа тарихи-мәдәни аудиогид эшли башлый. Ул пассажирларны урам атамаларының тарихи фактлары, уникаль урыннар, шәһәр риваятьләре һәм ландшафтлар белән таныштырачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.
«30 августта Шәһәр көнен һәм Республика көнен бәйрәм итү уңаеннан, башкала мэриясе «Юллар. Казан» дип аталган проект башлап җибәрә. Ул шәһәр тарихы турында татар һәм рус телләрендә мавыктыргыч тарихи-мәдәни аудиогидны һәм автобусларны бизәүне үз эченә ала», – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Проектка шәһәрнең төрле өлешләреннән уза торган, иң озын маршрутлы 2, 6, 90 һәм 91 нче номерлы автобусларны җәлеп иткәннәр. Аудиогидтан тыш, автобусларда татар һәм рус телләрендә Татарстан турында инфографика һәм мемнар ясалган плакатлар да урнаштырачаклар. Һәр маршрутта өчәр автобус шулай бизәләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз