news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автобуслар катнашындагы авариядән соң җиде кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән

Юл һәлакәте бүген 7.20 сәгатьтә Ямашев проспектындагы 115нче йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанның Ямашев проспектында ике автобус катнашындагы авариядән соң җиде кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән.

«Һәлакәт булган урынга ашыгыч медицина ярдәме бригадалары юл тотты. Биш зыян күрүчене 7нче шәһәр хастаханәсенә китерделәр, икесен урында тикшергәннән соң өйләренә кайтарып җибәрделәр. Дәвалау-диагностика чаралары үткәрелгәннән соң, зыян күрүчеләрне 7нче шәһәр хастаханәсеннән амбулатор дәвалануга озаттылар», - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат сәркатибе Айгөл Сәлимҗанова.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Ямашев проспектында 60 һәм 10нчы автобуслар бәрелешә. Авариядә зыян күргән дүрт кешене табиблар 7нче шәһәр хастаханәсенә озата. Аларның өчесе - нейрохирургия, берсе травматология бүлегенә китерелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot