news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автобуслар бәрелешү аркасында ике кеше зыян күргән

Юл-транспорт һәлакәте бүген Ямашев урамының 115 йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 23 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанда ике кызыл автобус бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген 7.20 сәгатьтә Ямашев проспектының №115 йорт каршында №36 һәм №60 маршрут автобуслары бәрелешкән.

Алынган мәгълүматлар буенча юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән.

Башка мәгълүматлар ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot