Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда автобуска ут капкан
Гадәттән тыш хәл Горький шоссесында 30нчы йорт каршында килеп чыккан.
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Казанда барган уңайга кызыл автобуска ут капкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәп иттеләр.
Гадәттән тыш хәл кичә Горький шоссесында 30нчы йорт каршында, 36нчы автобус паркка кайткан чагында килеп чыккан. Салонда пассажирлар булмаган.
Урынга тиз арада 3нче янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре килә. Транспорт чарасының мотор бүлегенә ут кабуы ачыклана. Янгынның мәйданы дүрт квадрат метр тәшкил итә.
Ут белән көрәшүчеләр янгынны берничә минут эчендә сүндерә, берәү дә зыян күрми.
Башлангыч фаразларга караганда, янгын автобусның мотор бүлегендә кыска ялганыш хасил булу аркасында чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз