news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автобус йөртүчесе пассажирны кыйнавын видеога төшергәннәр

Бу хәл "Горький паркы" тукталышында булган.

Казанда автобус йөртүчесе пассажирны кыйнавын видеога төшергәннәр
скриншот видео

(Казан, 20 сентябрь, "Татар-информ"). Шаһитлар Казан автобусы йөртүчесе пассажирны кыйнавын видеога төшергән. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар кадрлар белән уртаклаштылар.

Аларның мәгълүматларына караганда, бу хәл "Горький паркы" тукталышында булган, ә конфликт түләнмәгән билет аркасында килеп чыккан.

"Мин бу автобуста укырга бара идем, шуңа күрә барысын да үз күзләрем белән күрдем. Пассажир адекват түгел иде, машина йөртүчегә йодрыклары белән ташланды", — дип яза социаль челтәрдә әбүнәчеләрнең берсе. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100