news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автобус тукталышка бәрелгән - фото

Һәлакәттә зыян күрүчеләр булмаган.

(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ»). Казанда шәһәр автобусы тукталыш павильонын бәрдергән, дип хәбәр итә социаль челтәрләр кулланучылары.

Бу хәл кичә кич "Гоголь" тукталышында килеп чыккан. 89нчы маршрут автобусы йөртүчесе идарәне югалткан һәм тукталыш павильонын бәрдергән, дип хәбәр итә бу вакыйганың шаһитлары. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр булмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100