news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автобус тукталышка бәрелеп, металл конструкция 14 яшьлек бала өстенә ауган

Юл-транспорт һәлакәте Богатырская урамындагы 27нче йорт каршында килеп чыккан.

(Казан, 6 август, “Татар-информ”). Казанда автобус тукталыш бәрелгәннән соң, металл конструкция 14 яшьлек кыз бала өстенә ауган. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.  

Узган якшәмбедә кызыл автобус йөртүчесе Богатырская урамындагы 27нче йорт каршында куркынычсыз дистанция сайламыйча, җәмәгать транспорты тукталышына килеп бәрелгән. Шуннан соң тукталышның металл конструкциясе 14 яшьлек кыз бала өстенә ауган.

Имгәнгән баланың баш мие селкенгән һәм аны хастаханәгә озатканнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot