news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автобус шоферы дистанция сакламау аркасында ике җиңел машина һәлакәткә юлыга

Юл-транспорт һәлакәтендә автобусның 37 яшьлек пассажиры умыртка баганасын җәрәхәтли.

(Казан, 22 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда автобус йөртүче дистанцияне сакламау аркасында берьюлы ике җиңел машина юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Бу хакта шәһәр автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә көндезге сәгать икеләрдә «Нефаз» автобусын йөртүче 43 яшьлек ир-ат 46нчы маршрут буенча Фрунзе урамыннан хәрәкәт иткәндә, куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм «Лада Ларгус»ка бәргән. Шуннан соң «Лада Ларгус» машинасы «Ниссан Жук»ка барып бәрелә.

Юл-транспорт һәлакәтендә автобусның 37 яшьлек пассажиры умыртка баганасын җәрәхәтли.

news_right_1
news_right_2
news_bot