news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автобус салонында егылган хатын-кызның аягы сынган

Һәлакәт чәршәмбе кич Парк урамында 41 нче йорт каршында булган.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда автобус салонында хатын-кыз егылып, аягын сындырган. Бу турыда «Татар-информ»га шәһәрнең Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Һәлакәт чәршәмбе кич Парк урамында 41 нче йорт каршында булган. Әлегә ачыкланмаган сәбәпләр буенча, автобусның 56 яшьлек йөртүчесе кинәт тормозга баскан. 58 яшьлек хатын-кыз һәм 60 яшьлек ир-ат тотынырга өлгермәгән һәм егылган.

Табиблар хатын-кызның аяк балтыры сынуын, ә ир-атның иңбашы имгәнүен ачыклаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot