news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автобус пассажирының аягы детальнең яраксыз булуы сәбәпле пешкән

ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясендә Казан автобусында пассажирның аягы пешү сәбәбен атадылар.

Ассоциация рәисе Сергей Темляков сүзләренчә, әлеге хәл булган автобусның күптән түгел генә техник халәте тикшерелгән.

«Маршрутка чыгар алдыннан предприятиенең техник хезмәте тарафыннан бу автобусның төзеклеге тикшерелгән. Җәмәгать транспортының кайбер запчастьләре алыштырылган. Нәкъ менә яраксыз деталь шундый хәл килеп чыгуга сәбәпче булырга мөмкин», - дип искәртте Темляков.

Аның сүзләренчә, запчастьләрнең бәясе бик нык күтәрелгән. Моннан тыш, базарда ялган һәм яраксыз детальләр дә бик күбәйгән.

«Автотранспорт предприятиесе җитәкчелеге пассажир белән элемтәдә тора, аңа тиешле ярдәм күрсәтеләчәк һәм предприятие дәвалау чыгымнарын каплаячак», - диде Сергей Темляков.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, тикшерүчеләр Казан автобусында булган хәлне ачыклый. Анда бер пассажирның, антифриз түгелеп, аягы пешкән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot