news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автобус һәм җиңел машина бәрелешкән

«Лада» машинасының 35 яшьлек йөртүчесе башын бәргән, аны хастаханәгә илткәннәр.

Казанда автобус һәм җиңел машина бәрелешкән

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Ир-ат Казанда автобус һәм җиңел машиналар бәрелешендә зыян күргән.

Авария бүген 10.40 сәгатьтә Әмәт магистрале белән Даурия урамы киселешендә булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә.

Биредә 12 нче модель «Лада» машинасы һәм автобус бәрелешкән. Бәрелүдән җиңел машина юлга аркылы баскан,шунлыктан хәрәкәт туктатылган.

Юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль йөрткән 35 яшьлек ир-ат зыян күргән. Башы авыртуга зарланган ир-атны хастаханәгә илткәннәр.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, авариядә ян як интервалны сакламаган автобус йөртүчесенең гаебе карала», — дип аңлаттылар Казанның ЮХИДИ идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot