news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автобус кисәк туктау аркасында, пассажир салонда егылып, умырткасын сындырган

ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков искәрткәнчә, автобуслар катнашындагы аварияләрнең 80 процентында автобус полосасына чыккан машина йөртүчеләр гаепле.

Казанда автобус кисәк туктау аркасында, пассажир салонда егылып, умырткасын сындырган
скриншот

(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Казанда автобус кисәк туктау нәтиҗәсендә, бер пассажир салонда егылып, умыртка баганасын сындырган. ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе социаль челтәрдәге үз сәхифәсендә шул хакта һәм башка юл һәлакәтләре турында видеороликлар урнаштырган.

Беренче роликта Татарстан һәм Мәскәү урамнары чатындагы авария сурәтләнгән. Биредә җиңел автомобиль пассажир автобусы белән бәрелешкән.

Икенче ролик Фучик урамы буйлап хәрәкәт иткән автобус регистраторыннан төшерелгән. Биредә «Опель» автомобиле автобус каршында кисәк кенә ишегалдына борылган. Автобус кисәк туктау нәтиҗәсендә, бер пассажир салонда егылып, умыртка баганасын сындырган.

ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков искәрткәнчә, автобуслар катнашындагы аварияләрнең 80 процентында автобус полосасына чыккан машина йөртүчеләр гаепле.


news_right_1
news_right_2
news_bot