Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда автобус катнашындагы юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 4 кеше госпитализацияләнгән
Зыян күрүчеләрнең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә.
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә, 7 нче сентябрь көне, Казанда Вишневский һәм Калинин урамнары чатында, маршрут автобусының баганага бәрелүе нәтиҗәсендә, юл-транспорт һәлакәте килеп чыга.
Авария нәтиҗәсендә, Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә 4 кеше госпитализацияләнә. Зыян күрүчеләрнең хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Юл-транспорт һәлакәте урынына Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 5 бригадасы һәм Республика катастрофалар медицинасы үзәгенең 1 бригидасы барган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз