news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда автобус һәм ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешүе видеога эләккән

Татарстанның Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясендә Казанның Парин урамында автобус һәм ашыгыч ярдәм машинасы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең видеосы чыкты.

«Автобусның тизлеге сәгатенә алты чакрым иде. Ашыгыч ярдәм машинасын йөртүченең үз полосасына кире кайту мөмкинлеге бар иде. Видеодан күренгәнчә, анда транспорт чаралары булмый. Бәрелешү вакытында автобусның тулысынча тукталган булуы, ашыгыч ярдәм машинасының тукталган автобуска килеп бәрелүе күренә», – дип хәбәр итте «Татар-информ» агентылыгына ассоциация җитәкчесе Сергей Темляков.

Автобус йөртүчесе хәрәкәт итә башлаганда, каршы як полосадагы ашыгыч ярдәмне күрә алмас иде, чөнки аның каршында кара төстәге автомобиль борылыш ясый иде», - дип өстәде ул.

Элегрәк «Татар-информ» Парин урамында автобус һәм ашыгыч ярдәм машинасы бәрелешүе турында хәбәр иткән иде. Авариядә ашыгыч ярдәм машинасында булган 80 яшьлек пациент, шулай ук медицина хезмәткәре һәм тагын бер пассажир зыян күрде.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң «юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» һәм «куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге вакыйганың нечкәлекләрен өйрәнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100