Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда автобус һәм берничә машина бәрелешкәннән соң, троллейбуслар туктап калган
Бүген кич Ершов урамында берьюлы берничә троллейбус туктап калган. Колонна Карл Маркс урамыннан башлана һәм «Корстон» янында тәмамлана. Туктап калган троллейбуслар фотосын «Татар-информ»га шаһитлар җибәрде.
«Татар-информ»га Казанның Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, Ершов урамында 1нче йорт янында автобус, ике Kia һәм Audi автомобильләре катнашындагы күмәк юл-транспорт булган. Троллейбуслар һәлакәт нәтиҗәсендә туктап калган булырга мөмкин.
ЮХИДИ агентлыкка хәбәр иткәнчә, күмәк авариядә автомобильләрнең берсе белән идарә итүче хатын-кыз имгәнгән. Аны хастаханәгә китергәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз