news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда автобус белән бәрелешкән «Лада» шоферы һәлак булган

Һәлакәт Бертуган Касыймовлар урамында килеп чыккан.

Казанда автобус белән бәрелешкән «Лада» шоферы һәлак булган
Соцсети

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Казанда автобус белән бәрелешкән «Лада» шоферы һәлак булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кичке сәгать унда Бертуган Касыймовлар урамында юл-транспорт һәлакәте булган. Җиңел автомобиль йөртүче 42 яшьлек ир-ат зур тизлек белән каршы хәрәкәт юлына чыгып, «МАЗ» автобусы белән капма-каршы бәрелешкән.

Куркынычсызлык каешын эләктермәгән җиңел автомобиль хуҗасы алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.


news_right_1
news_right_2
news_bot