news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалованың концерты була

Иҗат кичәсендә җырчының иҗатташ дуслары катнаша.

Казанда Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалованың концерты була
Михаил Захаров/архив

23 сентябрьдә 19.00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зуля Камалованың иҗат кичәсе узачак.

Шулай ук, ул көнне артистка белән бер сәхнәдә мәскәүле мультиинструменталчы Геннадий Лаврентьев (Чалама, Намгар, Треугольный сон), электро- һәм этно-музыкант Марат Taturas (Уфа), барабанчы Андрей Казанцев (Казан) һәм Зуля Камалованың башка иҗатташларын да күреп булачак.

Татар альтернатив сәхнәсенең өлгесе үзенең беренче концертын 2003 елда, шул ук бинада, әле төзекләндерелмәгән «Казан» милли мәдәният үзәгендә куя. Ул вакытта ук аның иҗаты халык күнеккән эстрада кысаларына сыймавы һәм үзгә булуы аңлашыла, дип хәбәр итә Yummy music лейблы матбугат хезмәте.

LOUD MOUTH журналының журналисты Питер Уинклер җырчы турында: «Зуляның музыкасын категорияләштерергә ярамый. Көчле татар тамырлары һәм фантазиясе иҗатын төрле юнәлешкә алып китә, тыңлаучы да аның белән сәяхәт итә», – дип яза.

  • Искәртеп үтик, Зуля Камалованың соңгы концерты өч ел элек Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә заманча музыка һәм шигърият вәкилләрен берләштергән «Камалова Камалда» дигән уникаль концерт уздырган иде.

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллинаның шигъри циклына язылган «Алты көн ярату» (»Six Days Loving») альбомы краудфандинг ярдәмендә дөнья күрә, ә 2022 елның февралендә чыккан «Уразай» синглында татарстанлылар гына түгел, Греция, Нидерланды, Эстония, АКШ музыкантлары да катнаша, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100