news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда авиатөзелеш технопаркы барлыкка киләчәк

Авиатөзелеш технопаркын Казан авиация-җитештерү берләшмәсенең буш мәйданнарына урнаштырырга тәкъдим ителә

(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар” дигән алтынчы халыкара күргәзмә кысаларында мөһим документ – ТР Хөкүмәте, “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе”, “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” ААҖ һәм Туполев исемендәге Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты арасында ТР авиация кластерын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек буенча килешүгә кул куелды. Документны ТР Премьер-министры урынбасары-сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе” президенты Михаил Погосян, “Горбунов исемендәге Казан авиация-җитештерү берләшмәсе” ААҖ генераль директоры Васил Каюмов һәм Туполев исемендәге Казан илкүләм-тикшеренү техник университеты ректоры вазифаларны башкаручы Николай Абруков имзалады. Чара ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте.
Соңрак сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов журналистларга белдергәнчә, документның нигезенә фән белән производство хезмәттәшлеге салынган. “Бер яктан фәндә булган эшләнмәләрне производствога актив җәлеп итәргә, икенче яктан авиация сәнәгатендә сорау табучы белгечләрне мөмкин кадәр заманча шартларга туры китереп әзерләргә кирәк”, -дип ассызыклады министр.
Килешү, аерым алганда, “Горбунов исемендәге Казан-авиация –җитештерү берләшмәсе” территориясендә Казан авиатөзелеш технопаркы төзелешен күздә тота. Берләшмәнең генераль директоры Васил Каюмов бүген күргәзмә ачылышына килгән кунакларга әлеге технопарк проектын презентацияләде. Аның сүзләренә караганда, технопарк резидентлары илнең авиация төзелеше заводлары өчен авиация узеллары һәм комплектлаучы детальләр җитештерү, авиация һәм машина төзелеше өлкәсендә фәнни казанышларга нигезләнгән, югары технологияле проектлар эшләү һәм кулланылышка кертү белән шөгыльләнәчәк. Авиатөзелеш технопаркын Казан авиация-җитештерү берләшмәсенең буш мәйданнарына урнаштырырга тәкъдим ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot