Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда авиафаҗигане экипаж китереп чыгарган - Дәүләтара авиация комитетының якынча мәгълүматы
Дәүләтара авиация комитеты “Боинг”ның борт параметрик язмасындагы мәгълүматны укуның якынча нәтиҗәләрен белдерә
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләтара авиация комитетының “Боинг” самолеты һәлакәтен тикшерү буенча техник комиссиясе борт параметрик язмасындагы мәгълүматны укуның якынча нәтиҗәләрен белдерә.
“Аэропортка төшү процессында экипаж норма документларында расланган схемасына туры китереп төшә алмаган. Экипаж самолетның очу-төшү полосасына төшә алмау мөмкинлеген чамалап диспетчерга белдергән һәм TOGA режимында урап килеп "посадка" ясарга уйлый. Ул вакытта аэропортка төшү процессында ике автопилотның берсе сүнгән, кул режимында очу дәвам иткән. Двигательләр очу режимына күчкән”, - диелгән Дәүләтара авиация комитетының хәбәрендә.
Урап килергә киткән вакыттан алып экипаж самолет белән штурвал буенча идарә итү өчен актив хәрәкәтләр кабул итмәгән.
Экипаж тизлек кимегәннән соң штурвал колонкасы белән идарә итә башлаган һәм бу биеклекне киметкән, самолет төшүгә һәм прибор тизлеге үсүгә китергән.
Самолет 700 метрга күтәрелгән һәм 75 градус почмак ясап төшә башлаган. Самолет җир белән 450 км/сәгатьтән артык тизлек белән бәрелешкән. Урап килүгә юнәлгән вакыттан алып язма беткәнче 45 секунд вакыт узган, түбән төшү 20 секунд тирәсе дәвам иткән.
Шул ук вакытта егәрлек корылмалары самолет җир белән бәрелешкәнче эшләгән. Якынча анализларга караганда, самолет системасы һәм агрегатлары сафтан чыкканлыгын белдерүче билгеләр юк.
Параметрик мәгълүматны анализлау һәм уку эшләре дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз