Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда авиаһәлакәт урынында җирдән “Боинг” двигателен алдылар – Россия Тикшерү комитеты
Бу хакта Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Россия тикшерү комитеты белгечләре Казанда авиаһәлакәт урынында җирдән “Боинг” двигателен алдылар.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе тарафыннан РФ ҖК 263 нчы маддәсе 3 бүлеге (“Ике яки аннан да күбрәк затларның үлеменә китергән хәрәкәт иминлеге һәм файдалану кагыйдәләрен бозу”) билгеләре буенча кузгатылган Казанда авиаһәлакәт факты буенча җинаять эшен тикшерү дәвам итә.
Тикшерү кысаларында яздырылган өч диск алынган. Бу экипажның аудио сөйләшүләре, диспетчер мониторы экранындагы язма һәм аларның эшен күзәтү камерасындагы язма. Алар җентекләп өйрәнеләчәк, тикшерүчеләр һәм экспертлар тарафыннан анализланачак. “Домодедово” аэропортында лайнерга салынган ягулык суд-химия экспертизасына билгеләнгән. Бу экспертизаны дәүләт гражданнар авиациясе фәнни-тикшеренү институты белгечләре үткәрәчәк.
Һәлакәт урынын тикшерү вакытында җирдән “Боинг” двигателен алганнар, дип хәбәр ителә Россия Тикшерү комитеты сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз