Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда августтагы бәйрәмнәрдә парковкалар түләүсез эшләячәк
Август аенда барлыгы 6 түләүсез көн каралган: 5, 12, 19, 21, 26 һәм 30 август.
(Казан, 14 август, "Татар-информ"). 21 һәм 30 августта Казандагы муниципаль парковкалардан файдалану бушлай булачак. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
2018 елда муниципаль парковкаларның түләүсез эшләү көннәре Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган 2018 елның 12 гыйнварында кабул ителгән 110 номерлы карары буенча билгеләнгән. Август аенда барлыгы 6 түләүсез көн каралган: 5, 12, 19, 21, 26 һәм 30 август. Калган көннәрдә парковка өчен түләү 30 сумнан 70 сумга кадәр билгеләнгән. Түләү ысуллары: мобиль кушымта, , паркоматлар аркылы, sms-хәбәр ярдәмендә яисә “Казан паркингы” порталында.
- 21 һәм 30 август, биш көнлек эш атнасы очрагында, ял көннәре була. 21 августта Корбан бәйрәме, 30 августта Татарстан Республикасы көне. 20 һәм 29 августта эш көннәре бер сәгатькә кыскара. 2018 елда татарстанлыларны барлыгы 122 ял көне көтә. Бу турыда ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән җитештерү календареннән билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз