news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда август конференциясенең пленар киңәшмәсе мэр Илсур Метшин катнашында узачак

Форумда “Безнең яңа мәктәп: казанышлар һәм перспективалар” темасы чыгарыла

(Казан, 24 август, “Татар-информ”). 26 август көнне 8.30 сәгатьтә “Ак Барс” Яшьләр үзәгендә (Декабристлар ур., 1) Казан мэры Илсур Метшин катнашында шәһәркүләм август конференциясенең пленар киңәшмәсе башланачак.

Төрле даирәдән - Казан шәһәре Думасы депутатлары, республика башкаласының район хакимиятләре башлыклары, шәһәр структурасы җитәкчелеге, югары мәктәп, урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре, мәктәп директорлары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре, укытучылар - барлыгы 540 кеше чакырылган әлеге форумда яңа уку елында эшчәнлекнең төп юнәлешләре билгеләнәчәк һәм мәгариф өлкәсендә мэрия белән педагогик коллективлар алдында торган бурычлар тәгаенләнәчәк.

Шул хакта “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткән шәһәр Думасы аппаратының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәләр бүлеге, пленар киңәшмәгә “Безнең яңа мәктәп: казанышлар һәм перспективалар” темасы чыгарылуын белдерә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot