news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда август киңәшмәсендә Кравцов яңа дәреслекләргә күчү срокларын атады

Казанда август киңәшмәсендә Кравцов яңа дәреслекләргә күчү срокларын атады
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россия укучылары яңа дәүләт дәреслекләренә якындагы биш ел дәвамында күчәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов Казанда Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнашучылар өчен язылган видеомөрәҗәгатьтә игълан итте.

«2025 ел ахырына кадәр барлык фәннәр буенча дәүләт дәреслекләре әзерләнәчәк, бу белем бирү киңлегенең сыйфатын һәм бердәмлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», - диде министр. Шулай ук ул яңа дәреслекләргә тулысынча күчкәнче якынча биш ел узачагын әйтте.

Искәртик, Татарстан мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе бүген Б.Рәмиев исемендәге Казан IT-паркында уза. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Россия башкаласы мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова һәм башкалар катнаша.

Яңа тарих дәреслекләре Россия мәктәпләрендә 1 сентябрьдән үк кертеләчәге турында хәбәр ителгән иде. Аны Россия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский һәм Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты ректоры Анатолий Торкунов эшләде. Анда махсус хәрби операция уздыру сәбәпләре һәм барышы турында да бүлек бар.

Фоторепортаж: Владимир Васильев
news_right_1
news_right_2
news_bot