news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авариядән соң, бер машина багананы аударган

Юл-транспорт фаҗигасе бүген иртән Беломорская урамында булган.

Казанда авариядән соң, бер машина багананы аударган
Елена Сәләхова

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда ике автомобиль белән авариядән соң, бер машина килеп бәрелгән багана ауган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итте. 

Шаһитлар әйтүенчә, авария бүген иртән Беломорская урамында булган. Монда «КИА» һәм «Ауди» автомобильләре бәрелешкән. Көчле бәрелүдән соң, «Ауди» машинасы бетон багананы аударган һәм читкә очкан. Авариядә «Ауди»ның пассажир ягындагы ишеге өзелеп төшкән, ә «КИА» кузовының алгы өлеше бик нык янчелгән. Моннан тыш, ауган багана юлның күп өлешен каплаган. 

«Ауди» шоферы кулы авыртуга зарланган. Башка беркем дә зыян күрмәгән. ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм табиблар килгәнен көтәбез», — дип сөйләде авария шаһитлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100