news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда авариядә бер кеше һәлак булган, өч кеше имгәнгән

Себер трактында бәрелешкән машиналарның берсе түбәсенә капланган, икенчесе юл кырыендагы коймага бәрелгән.

Казанда авариядә бер кеше һәлак булган, өч кеше имгәнгән
очевидцы

(Казан, 11 март, "Татар-информ"). Бүген Казанның Себер трактында юл һәлакәте булган. Авариядә бер кеше үлгән, өч кеше имгәнгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Себер трактында "Фиат" һәм "Лада" автомобильләре бәрелешкән. Машиналарның берсе түбәсенә капланган. Икенчесе юл кырыендагы коймага бәрелгән.

"Авариядә дүрт кеше зыян күргән. Шуларның берсе ашыгыч ярдәм килгәнче җан биргән. Өч кешене Казанның 7нче хастаханәсенә китергәннәр. Бер ир-ат бик авыр хәлдә реанимациядә. Икенче ир-ат уртача хәлдә, профильле бүлектә ята. Имгәнгән хатын-кызның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә", - дип сөйләделәр ведомствода. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100