news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда авария урыныннан качып киткән өч машина йөртүчене эзлиләр

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автобустагы 82 яшьлек пассажир һәм бер бала имгәнгән.

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Казанның ЮХИДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләреннән соң урыннан китеп барган өч машина йөртүчене эзли. Бу хакта Шәһәр дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

24 июньдә көндез Казан шәһәренең Ямашев урамындагы 76нчы номерлы йорты янында юл буеннан барган 12 яшьлек малайны машина бәрдергән. Баланың күкрәк читлегенә зыян килгән.

26 июнь кичендә Совет урамында «Совет» тукталышында торган 54 яшьлек хатын-кызны бәрдерәләр. Хатынның аяклары имгәнгән.

Икенче көнне 45нче номерлы автобуста 82 яшьлек пенсионер егылып төшә. Хатын-кыз имгәнгән һәм аны хастаханәгә озатканнар.

Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәтләр шаһитларыннан (843) 5-333-819, 5-333-848 телефоннарына шалтыратырга сорый.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot